Тема:    “ Гомерем минем моңлы бер җыр иде...”  
  (Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган дәрес) 
  
  Максат :   
  2. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм һәм әдәби әсәргә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.  
  3. Укучыларда М.Җәлил иҗатына кызыксыну, туган якка мәхәббәт, туган як белән горурлану хисләре тәрбияләү.
 Материал: 
   Гайнуллина Ф. Үлемне җиңгән шагыйрь (телдән журнал) // Мәгариф. – 2006. – №2. – Б. 14-16.
  Галиуллин Т. Әдәбият – хәтер хәзинәсе: Укытучылар, педагогия колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма / Тәлгат Галиуллин. – Казан: Мәгариф, 2008. – Б. 34-72.
  Гафиятуллина Н. “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” // Мәгариф. – 2006. – №2. – Б. 8-11.  
  Муса Җәлил турында истәлекләр / Төз. Мостафин Р.Ә. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2006. – 319 б.
  Сабирҗанов Т. Сез Җәлилне беләсезме? (викторина) // Мәгариф. – 2006. – №2. – Б. 26.
    Җиһазлау : 
  2. М.Җәлилнең портреты.
  3. Хронологик таблица.
  4. “Гасырларда калган батырлык” дип аталган видеоязма.
  5. Эпиграф язылган плакат.
  6. Презентация (фотосурәтләр белән).
  7. Муса Җәлил китапларыннан күргәзмә.
 Дәреснең тибы :  кино-дәрес
 Дәреснең методы :   репродуктив метод
 Алымнар :   
  
  
  
  
  
 Дәреснең планы : 
 
   Башлам. 
    1. Исәнләшү, укучыларны барлау.
  2.  Аралашу өчен класста уңай психологик халәт тудыру.
   Яңа белем һәм күнекмәләр бирү. 
    1. Укучыларның игътибарын тактага эленгән портретка юнәлтеп, Муса Җәлил турында әңгәмә оештыру һәм тема белән таныштыру.
  2. Муса Җәлилгә багышланган “Гасырларда калган батырлык” дип исемләнгән видеоязма карау (кирәкле урында туктатылып, укытучы тарафыннан комментарийлар бирелә, шигырьләр сөйләнә, истәлекләр укыла, хронологик таблица төзелә):
  - Зәйнәп Җәлилова истәлекләрен уку;  
  - хронологик таблица төзү;
  - Әминә Җәлилова истәлекләре белән таныштыру;
  - кызы Чулпанга һәм сөеклесе Әминәгә язган хатларын уку;
  - “Моабит дәфтәрләре” турында мәгълүмат бирү;
   Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 
    1. Алдан әзерләнгән хронологик таблицаны тәкъдим итеп, укучыларныкы белән чагыштыру.  
   Өйгә эш бирү. 
    1. Хронологик таблицага нигезләнеп, М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләргә әзерләнеп килергә.
  2. М.Җәлилнең шигырь җыентыкларын табарга.
   Йомгаклау. 
    1. Тактада язылган  
  Мин яшәргә телим бирер өчен
  Илгә соңгы йөрәк тибешен.
  Үлгәндә дә әйтә алсам иде
  Үлдем, диеп, туган ил өчен!  
  шигырь юлларына укучыларның игътибарларын юнәлтеп, фикер алышу.
  2. Сорауларга җавап бирү:
  а) бүген дәрестә кем иҗаты белән таныштык?  
  ә) сез М.Җәлил турында нәрсәләр белдегез?  
  б) дәрес сездә нинди хисләр уятты?  
  3. Укучыларның белемнәрен бәяләү, билгеләр кую.
  4. “Җырларым” шигыренә язылган җырны тыңлап, фотосурәтләрдән төзелгән презентация карау.
  
  
  
  
  
 Дәрес барышы: 
  
 Укытучы. 
  Укучылар, тактада эленгән портретка игътибар итегез әле. Бу кеше сезгә танышмы?
 Укучы.  Әйе, таныш. Бу – Муса Җәлил. 
 Укытучы.  
 Укучы.  Ул татар халкының бөек шагыйре. 
 Укытучы.  “Муса Җәлил дигәндә - татар халкын, ә татар халкы дигәндә, Муса Җәлилне күз алдына китерәләр. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Димәк, ул – чын мәгънәсендә халкыбызның бөек шәхесе, горурлыгы”  ди аның турында әдәбият галиме Фоат Галимуллин. Дәресебезнең темасы: “Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” (укучыларның җаваплары тыңлана) 
 Укытучы. 
  (Видеоны карый башлыйлар. Кирәкле урында туктатылып, укытучы тарафыннан комментарийлар бирелә, шигырьләр сөйләнә, истәлекләр укыла, тактада хронологик таблица төзелә) .    
 Укытучы.  
  “...Муса авылның табигатен бик ярата иде. Аның акварель белән авылның төрле яктан күренешен: тегермәнен, күпер башын, чишмә буен һәм башкаларны ясаган альбомы да бар иде. Рәсемнәр альбомыннан башка тагын авылның тарихы турында, аерым мөһим булган вакыйгалар хакында да җыеп язган дәфтәрләре бар иде...” 
  (Укучылар мөстәкыйль рәвештә таблица тутыралар). 
  1913 нче елда Муса гаиләсе белән Оренбургка күченә. “Хөсәения” мәдрәсәсендә белем ала. “Кызыл йолдыз” газетасы редакциясендә эшли. Аның баш мөхәррире була. (Фильмнан өзек күрсәтелә) 
  Мусаның алдагы тормыш сукмагы Мәскәү шәһәре белән бәйле. Ул анда булачак тормыш иптәше Әминә белән таныша һәм алар өйләнешәләр. Кызлары Чулпан да шунда туа. (Фильмнан Чулпан Җәлилова һәм Усман Әлмиев истәлекләре күрсәтелә) 
 Укытучы. 
 Әминә Җәлилова истәлекләреннән:
  “...ял алдыннан кич, чаңгычылар костюмы киеп, шәһәр читендәге Загорянка дигән урынга, минем әти-әниләр торган җиргә, чаңгы шуарга китә. Шимбә кичне, якшәмбе көнне ул, кышкы тын табигать арасында ялгызы гына булудан рәхәт табып, тирә-юньдәге барлык кырларны, урманнарны йөреп чыга иде. Аның спорт яратуы “Чаңгы эзләре”, “Чаңгы шуганда” дигән шигырьләрендә дә чагылган. Күңеле аның мәһабәт, тын табигатьне ярата иде...” 
 Укытучы. 
  Фашист керде басып җиребезгә, 
 Аркасына асып балтасын... 
 Ул яндыра, вата илебезне, 
 Ничек шуңар түзеп ятасың?.. 
 Әйдә, җырым, батыр җиңү дәртен 
 Алып керик ялкын эченә. 
 Мин калмасам җирдә, син калырсың 
 Һәйкәл булып үлмәс эшенә. 
  
  (Чулпан Җәлилованың әтисен озатып калуы турында фильмнан өзек күрсәтелә).   
  Укытучы.    
 “Кадерле Әминә! 
  Уйланып утырган минутларда, бер буш кичемне мин сиңа багышладым, көндәлек битләрен яздым. Ләкин аны сиңа җибәрмичә озак тордым, юлда югалыр, барып җитмәс кебек тоелды. Бу – көндәлекнең соңында әйтелгәнчә, минутлык хисләр һәм шул көнне булган минем кичерешләрем. Йөрәктән кичкән хисләр суынмас борын язылган юллар икән, мин аларны сиңа җибәрергә карар кылдым. Укы һәм мине онытма! Көндәлек, гади эш турындагы сүзләрне аерым хатта язармын. Муса.”   
  Хуш, акыллым, әгәр кайталмасам, 
 Яраланып юлда егылсам, 
 Йөрәгемдә саклап ялкыныңны, 
 Акрын-акрын тәнем суынса, 
 Хуш, акыллым!   
 Тиздән мин кайтырмын, 
 Бар вәхшәттән илем аерылгач, 
 Һәм күгендә бөек туган илнең 
 Җиңү таңы балкып кабынгач! 
 Укытучы. 
 “Сөекле Чулпаным! 
  Хатың өчен зур рәхмәт. Миңа андый хатларны күбрәк яз. Мин аларны укып бик шатланам. Үзем дә язармын. Походтан кайткач, хатны күп итеп язармын, рәсемле әкият тә язармын. Сине көн саен төшемдә күрәм, һәм икәү Ялтада ял иткән чаклар, тауга менүләр, диңгездә коенулар искә төшә. Икәүләп шигырь язуыбыз, Казанкада көймәдә йөрүебезне хәтерлим. Мин озак тормам инде, тиздән фашистларны тар-мар итәрбез дә кайтырмын, тагын бергә йөрербез. Хат яз. Кысып үбәм. Әтиең. 
  Киткән чакта, кызым, нигә шулай, 
 Күзләремә әрнеп карадың? 
 Сиздеңмени әткәң йөрәгенең 
 Синең янда өзелеп калганын? 
 Мин саклармын йөрәк каным белән, 
 Илемне һәм сезне, аппагым! 
 Шатланырмын күреп һәр таң саен 
 Үз илемдә Чулпан калыкканын! 
  (Фильмнан өзек күрсәтелә) 
 Укытучы. 
  (Укытучы “Кызыл ромашка” шигырен укый) 
 Укытучы.    
 Кичер мине, илем, синең бөек 
 Исемең белән килеп сугышка, 
 Данлы үлем белән күмалмадым 
  Бу тәнемне соңгы сулышта, -   
 дип яза ул үзенең “Кичер, илем” шигырендә .
  Әкияттәге серле йомгак булып, 
 Җырым калды сүтелеп юлымда. 
 Сез табарсыз килеп шушы эздән 
  Мине соңгы йөрәк җырымда. 
  Язучы-эзтабарлар, галимнәр тырышлыгы белән бу “серле йомгак”ның байтак кына серләре ачылды инде. Шагыйрьнең әсирлектәге тормышы турында аның туган илгә кайтып җиткән 93 шигыре сөйләде. Алар “Моабит дәфтәрләре” исеме белән йөртеләләр.
  “Моабит дәфтәрләре”  1946 Габбас Шәрипов Нигъмәт Терегулов Андре Тиммерманска 
  (Фильмнан өзек күрсәтелә) 
 Укытучы. 
  Атладылар эшафотка таба, 
 Бу – гомернең соңгы “әкбәре”... 
 Сукты сәгать. Һәммәсенең бүген 
 Легендага күчкән мәлләре. 
  (Ркаил Зәйдулла)   
  Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларга каршы сугышларда тиңдәшсез ныклык һәм батырлык күрсәткән өчен, үлүеннән соң шагыйрь Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә аның “Моабит дәфтәрләре” циклы Ленин премиясе белән бүләкләнә.
 Муса Җәлил турында кызыклы мәгълүматлар: 
  1.  Муса Җәлил исемен йөрткән кече планета бар. 3092 нче әлеге планета – “Җәлил” Т.Смирнов 1972 елда 
  2.  Татарстанда Җәлил исемен мәңгеләштергән түбәндәге истәлекле урыннар бар:
  - Казанда Муса Җәлил музей-фатиры;
  - Муса Җәлил урамы;
  - 1 нче Май мәйданында Муса Җәлилгә һәм җәлилчеләргә һәйкәл;
  - Балтач районының Карадуган авылында Муса Җәлил музее;
  - Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры;
  - Сарман районында Җәлил бистәсе;
  - Әтнә, Апас, Тукай, Сарман, Минзәлә районнарында шагыйрь исемен йөрткән хуҗалыклар.
  3.  1966 елда Казан Кремле алдында атаклы сынчы, скульптор В.Е.Цигаль белән архитектор Л.Голубовский иҗат иткән мәһабәт һәйкәл калкып чыкты (һәйкәле күрсәтелә) 
 Укытучы. (укытучы алдан әзерләнгән хронологик таблицаны тактага элә, бергәләшеп карап чыгалар). 
    ДАТА 
    ВАКЫЙГАЛАР 
       1906 ел,  
 15 февраль
 1913 нче ел
 1922 нче ел
 1923 нче ел
 1925 нче ел
  1928 нче ел
 1927 нче ел
 
 
 1927 – 1931 нче еллар
 
 1935 нче ел
 
 
 1939 нчы ел
 
 1941 нче ел, июль
 1942 нче ел, февраль
 
 1942 нче ел, июнь
 
 1943 нче ел
 
 1944 нче ел, февраль
 
 1944 нче ел,
 25 август
 1956 нчы ел,  
 2 февраль
 1957 нче ел
    
 Хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. 
 Гаиләсе белән Оренбургка күченә. 
 Казанга килә. 
 Татар рабфагында укый башлый. 
 “Барабыз” исемле беренче шигырьләр китабы чыга. 
 “Иптәшкә” дигән шигырь җыентыгы басыла. 
 Мәскәүдә яши башлый. “Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” дигән балалар журналы оештыруда катнаша, аларның мөхәррире була. 
 Мәскәү университетының әдәбият-сәнгать бүлегендә укый. “Хат ташучы” поэмасын, “Алтынчәч”, “Илдар” либреттоларын яза. 
 Муса Җәлил Мәскәүдә Татар опера студиясендә бүлек мөдире булып эшли башлый.  
 Казанга кайта. Татар опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире булып эшли башлый. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп билгеләнә. 
 Армия сафларына алына. Башта Казан горнизонында хезмәт итә, аннары курсларда укый. 
 Төньяк-Көнбатыш фронтка җибәрелә, “Отвага” газетасында эшли. 
 Волхов фронтында барган канлы сугышлар вакытында аларның часте чолганышта кала, М. Җәлил әсирлеккә төшә. 
 “Тупчы анты” дигән җыентыгы басыла. Сугыш вакытында да иҗатын дәвам итә. Язган шигырьләрен 2 блокнотка туплый. 
  Фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. 
 
  Плетцензее төрмәсендә унбер Җәлилченең гомере өзелә. 
 
 Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 
 
 “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнә. 
     
 
 Укытучы. 
  1. Хронологик таблицага нигезләнеп, М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләргә әзерләнеп килергә.
  2. М.Җәлилнең шигырь җыентыкларын табарга.
 (Укучылар язып куялар) 
 Укытучы. 
 Укучы.  Мин яшәргә телим бирер өчен 
  Илгә соңгы йөрәк тибешен. 
  Үлгәндә дә әйтә алсам иде 
  Үлдем, диеп, туган ил өчен!  
 Укытучы.  
 Укучы. 
 Укытучы.  
  Дәрес ахырында “Җырларым” шигыренә язылган җырны тыңлап, фотосурәтләрдән төзелгән презентация карала.
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
  
    
 10