Аулак өй күренеше.
Түгәрәкләнеп утыралар. Һәрбер кеше кул эше белән килә .
-Үзләре аулак өйгә чакырдылар , бөтен эшемне ташлап йөгереп килдем, менә сиңа мә берсе дә юк.
-Сыерлар җәйләүгә чыгып киттеләр бит инде нәрсә эшләп яталар инде бу савымчылар
Савымчылар керә
-Нәрсә кызлар көтә-көтә, көтек булып беттегезме безне?
- Сезне көтсәң, иртә җитә.
- Ярарыгыз инде кызлар, яшь танам бозаулады бит узегез күреп торасыз.
- Әйдә инде күп сөйләнеп торма, болай да соңга калдык
Егетләр
- Балалар нишләп утыра монда , зурлар янында, төн җитте бит инде
- Без аулак өебезгә үзгәреш кертергә уйладык бит әле, егетләр. Милләтебезнең гореф- гадәтләрен балаларга да өйрәтеп калдырырга кирәк дип уйладык та, узебезнең оныкларыбызны да чакырдык.
- И белсәң, Лилия җаным, минем оныгым, татар милли биюләрен теттерә генә.
-Ә минеке дә бик ярата, Рушания
- Минеке дә
-Минеке дә гел көзге яныннан китми, биергә генә тора.
Кызлар бииләр, шул вакыт көтүче керә:
- Кызлар,барыгыз да сыерларыгызны көтүгә чыгардыгызмы?
-Чыгардык.
Бүген кич утырып аулак өй турында бер шигырь чыгардым, тыңлап карагыз әле, ничек чыкты икән?
Әй, егетләр җыеныгыз,
Безне көтә аулак өй.
Кызлар юкка чакырмаслар,
Алар бер дә алдамый,
Аулак өйнең тәрәзәсеннән
Ага моңлы, салмак көй.
Әйдәгез барып күңел ачыйк
Ямьле була аулак өй.
Аулак өйгә йөрмәүчене
Дуслары да данламый,
Кызлар исә андыйларга
Күз дә салмый, санламый.
Аулак өйгә йөрмәгәннәр
Менә шуны аңламый
Таныштыра, килештерә,
Кауштыра аулак өй
Бар кеше бергә:
Таныштыра, килештерә,
Кауштыра аулак өй
-Ишеттегезме?
Ай шигырең бик шәп чыккан. Илдус абый, ә кураеңны алып килдеңме бүген.
-Алып килдем
Әйдә кызларга бер әпипә көен уйнап күрсәт әле.
- Була ул.
- Кызлар килегез эле монда. Утырыгыз эле. Мин сезгә кашыклар алып килдем. Илдус абыйга кушылып уйнап карыйбызмы?
- Белмибез инде, килеп чыгар микән?
- Чыгар, чыгар.
- Ярар, Илдус абый , сине тоткарладык инде, ә хәзер сине сыерларың көтә, көтүеңә бар ,ә без ат эчерү уены уйнап алабыз.
Ат эчерү уены? Алайса, атымны алып керим эле
Юк, без аны атсыз да бик әйбәт уйныйбыз.
Ат эчерү уены.
5 кеше уртага чыга. Калганнар кырыйда басып торып җырлыйлар.
4 чиләк куела. Бер кеше уенны аңлата.
Музыка башлангач, чиләкләрне эйләнеп йөриләр, музыка туктагач, башларын чиләккә тыгалар. Кем кала шуңа җәза бирелә
Көянтәне суга салдым әйтегезче кем алды,
Люциянең серле карашы мәңгегә күңелдә калды.
-Нишләтәбез?
-Бик матур мәзәк сөйли ул
-Мәзәк сөйләсен
1.Кич белән ялгыз гына
Мунча керергә ярамый дисәләр дә карт-корылар,
Мин аларга ышанмый, киттем ялгыз мунчага
Бер бидрә су күтәрдем, тоттым кулга мунчала.
Бардым, кердем, чишендем, ләүкәгә менеп утырдым.
Ләүкәдән төшкән чагында,
Төште күзем ишеккә, ишектәге тишеккә
Әллә пәри, әллә җен , бите тулы җон, нәкъ миңа карап тора
Алдым кисәү агачын, бирдем пәри башына.
Мыйк та итмәде бичара.
Тиз- тиз генә киендем дә, мин дә сыздым мунчадан
Этиләргә кайттым да
-Мин пәри күрдем,- дидем.
Әтиләр ышанмыйлар
Әтиләр ышанмагач, алып киттем мунчага
Әтиләр шаккатып бот чаба
Пәри диеп үтергәнмен, үзебезнең кәҗәне.
Кәҗәбезнең ятим калды ике саулык бәрәне.
2) Ике бака суга бара, көнозын чалтыратып,
Таң алдыннан Лилия җырлый тавышын яңгыратып.
-Җырлатабыз
-Мөнәҗәт әйсен
3)Әбиемнең кәҗәләре, барганнар кәбестәгә,
Җырламагач, биемәгәч, син монда нәмәстәгә.
-Дамираны нишләтәбез
- Биетәбез
-Татар халык биюе
4)Музыка уйный. Йөриләр.
-Биек тауның башларында каен белән өрәңге
-Сиринәкәй ярата ул тавык белән бәрәңге
-Тизәйткеч әйтсен
Сыер тавышлары, әтәч тавышлары ишетелә.
-Таң атып килә.
-Кайтырга вакыт.
Җырлый-җырлый өйләренә таралышалар.