“Тылсымлы туган тел” җыры белән башлана
  Аделя: Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укытучылар, укучылар !
  Ислам: 21 нче февраль - Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне.
  Арттырмый да, киметми дә шуны бел-
            Татар теле – энҗе, мәрҗән тулы тел.
            Моңлы тел ул, нурлы тел ул – Туган тел-
            Баш очында кояш булып тора гел.
  Аделя: Туган тел... Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз. Сәхнәдә Шафикова Зәлинә, Кушаев Раил, каршы алыгыз!
  Ислам:  
  Татар теле – туган тел,
  Безнең газиз булган тел
  Әти-әни, әби-бабай
  Безне сөя торган тел.
  
 Аделя:Әби-бабаларыбыз кебек туган телебездә сөйләшик. Сәхнәдә Баһаветдинова Алмира “Дәү әни” җыры белән.
  Ислам: Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк. Каршы алыгыз, сәхнәдә Асылов Булат, Марданова Айсылу.
  Аделя:
  Туган җирең –Идел буе,
  Һәр телнең бар туган иле.
  Туган җирең кебек назлы,
  Җырдай моңлы татар теле
  Валиуллина Илина башкаруында “Бал корты” җыры.
  Ислам: Син табышмаклар беләсеңме?
  Аделя: Беләм.
  Ислам:алайса, тыңла:
  Узе сөяксез, сөйләгән сүзе хисапсыз. Нәрсә ул?
  Аделя: Бәлки, телдер.
  Ислам: Әйе, дөрес.  
  Аделя: Ә мин мәкальләр дә беләм, ә сез беләсезме? Тикшерик әле.
  Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтегез.
  Иң татлы тел – (туган тел)
  Иле барның – (теле бар)
  Телләр белгән – (илләр гизгән)
  Афәрин! Булдырдыгыз!!!
  Каршы алыгыз, сәхнәдә Фәхриев Фәрхәд, Зиннатова Алия.
  Ислам:  
  “И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле...”- дигән бөек Тукаебыз, һәм ул мең тапкыр хаклы.
  
 
   Аделя:  
  Чөнки кечкенәдән өйрәтелгән туган тел халык күңелендә милли горурлык хисләре уята. Сәхнәдә Мардисламова Алмира, татар халык җыры белән “Сандугач-күгәрчен”
  
 
  Ислам:  
 Туган җирем – Идел буе,
  Һәркемнең бар туган иле
  
 
  Аделя:  
 Туган җирем кебек назлы,
 Җырдай моңлы татар теле.
  
 
  “Җыр керсен күңелгә” җыры белән Каюмова Амелия.
  
 
  Ислам: Һәрбер кеше үз халкының үткәнен, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.
  
 
  Аделя : игътибарыгызга, “Әбиләрдә кунакта” исемле скетч. Рәхим итеп карагыз.