Толерантлылык, динара м?н?с?б?тл?рд? ихтирамлылык, милл?тл?р берг?леге тал?пл?рен? тугры булып, ф?н гыйлемн?рен дини м?д?ният алымнары бел?н берг? алып бару.
Д?ресл?рд? динн?р тарихын гына т?гел, ? дини м?д?ниятне дин, ф?н, мо?, м?гъриф?т бел?н тыгыз б?йл?нешт? алып барганда гына без ?хлакый яктан камил балалар т?рбияли алабыз.
Дин ??м ф?нне? ?зара б?йлелеге, шулай ук с?з, ?гет-н?сих?т ??м бу м?сь?л?не яхшы бел?че, м?гъриф?тле м?галлим-укытучы – т?рле аф?тл?рг? каршы к?р?ш?че т?п к?ч. В??дан – ?хлак эчт?легенн?н торган дин, акыл-?хлак эчт?леген хасил итк?н ф?н балаларга а?латылса, алдыбызда хакыйкать ачылыр. Россияд? ме?н?рч? дин ??еле, галиме бар. Ни кызганыч, дин ??елл?рене? к?бесе – ф?нне, галимн?рне? шактый ?леше динне белми.
Алда ?йтелг?нн?рне ист? тотып, мин ?з эшемне, и? беренче чиратта, бу ?лк?д? булган белемн?ремне барлаудан ??м я?аларын туплаудан башладым. Башлангыч класс укытучысы буларак, динн?рне? килеп чыгу ??м яш?? тарихы ми?а яхшы таныш. ??р динне? нигезен ныклап ?йр?н? ?чен мин динн?рне? т?п китапларын укуны максат итеп алдым.
Ф?нне тагын да тир?нтен укыту, укучыларны? ф?н бел?н кызыксынуларын арттыру ?чен, к?пт?рле алымнар кулланырга тырышам. Шул нисб?тт?н, дини чыганаклар бел?н таныштырам, укучыларны? тормыш т??риб?сен кулланам, м?кт?пт?н тыш вакытларда дин ??елл?ре бел?н очрашулар, гыйбад?тхан?л?рг? с?ях?тл?р оештырырга омтылам. Анда катнашу-катнашмау ??р укучыны? ?з эше, ягъни бу – ш?хесне? в??дан ирегенд?.
Алла?ы Т?гал?, барлык милл?тл?рг?, кабил?-ыруларга тигез карашта булып, дус яш?рг?, бер-беребезне ?йр?нерг?, к?ршел?рне? яхшы гам?лл?рен ?зе?д? булдырырга кушкан. Без бик кечкен? планетада яшибез, барыбыз да – Ад?м балалары. Бу ?ирд? нинди тереклек бар, барысы да – Алла?ы Т?гал?не? гаил?се. К?лд? коенса?, чишм?д?н алып су эчс??, а?а т?кермисе? бит. Дим?к, дин аша ?йл?н?-тир?г? сакчыл караш т?рбиял?н?.
?хлакый т?рбияне ??р д?рест?, ??р т?рбия чарасында алып баруны? ???миятен танып, бу ?лк?д? гаил?не? д? тоткан урынын аерып к?рс?т?сем кил?. ??р бала динле булып туа, ? ата-анасы аны я м?селман, я я??д, я христиан динен тотучы итеп т?рбияли. Шу?а к?р? гаил?л?р бел?н д? даими эш алып бару зарур.
Алда ?йтелг?нн?рд?н к?ренг?нч?, динн?р тарихы д?ресл?ре кешелек ??мгыятенд?ге ?хлакый нигезл?рне? ???миятле состав ?леше булган халыкара, милл?тара татулык ??м т?рле дин тотучылар арасында т?землелек, ?хлаклылык кыймм?тл?ре т?рбиял??д? искиткеч зур ???миятк? ия.
Толерантлылык, динара мөнәсәбәтләрдә ихтирамлылык, милләтләр бергәлеге таләпләренә тугры булып, фән гыйлемнәрен дини мәдәният алымнары белән бергә алып бару.
Дәресләрдә диннәр тарихын гына түгел, ә дини мәдәниятне дин, фән, моң, мәгърифәт белән тыгыз бәйләнештә алып барганда гына без әхлакый яктан камил балалар тәрбияли алабыз.
Дин һәм фәннең үзара бәйлелеге, шулай ук сүз, үгет-нәсихәт һәм бу мәсьәләне яхшы белүче, мәгърифәтле мөгаллим-укытучы – төрле афәтләргә каршы көрәшүче төп көч. Вөҗдан – әхлак эчтәлегеннән торган дин, акыл-әхлак эчтәлеген хасил иткән фән балаларга аңлатылса, алдыбызда хакыйкать ачылыр. Россиядә меңнәрчә дин әһеле, галиме бар. Ни кызганыч, дин әһелләренең күбесе – фәнне, галимнәрнең шактый өлеше динне белми.
Алда әйтелгәннәрне истә тотып, мин үз эшемне, иң беренче чиратта, бу өлкәдә булган белемнәремне барлаудан һәм яңаларын туплаудан башладым. Башлангыч класс укытучысы буларак, диннәрнең килеп чыгу һәм яшәү тарихы миңа яхшы таныш. Һәр диннең нигезен ныклап өйрәнү өчен мин диннәрнең төп китапларын укуны максат итеп алдым.
Фәнне тагын да тирәнтен укыту, укучыларның фән белән кызыксынуларын арттыру өчен, күптөрле алымнар кулланырга тырышам. Шул нисбәттән, дини чыганаклар белән таныштырам, укучыларның тормыш тәҗрибәсен кулланам, мәктәптән тыш вакытларда дин әһелләре белән очрашулар, гыйбадәтханәләргә сәяхәтләр оештырырга омтылам. Анда катнашу-катнашмау һәр укучының үз эше, ягъни бу – шәхеснең вөҗдан ирегендә.
Аллаһы Тәгалә, барлык милләтләргә, кабилә-ыруларга тигез карашта булып, дус яшәргә, бер-беребезне өйрәнергә, күршеләрнең яхшы гамәлләрен үзеңдә булдырырга кушкан. Без бик кечкенә планетада яшибез, барыбыз да – Адәм балалары. Бу җирдә нинди тереклек бар, барысы да – Аллаһы Тәгаләнең гаиләсе. Күлдә коенсаң, чишмәдән алып су эчсәң, аңа төкермисең бит. Димәк, дин аша әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләнә.
Әхлакый тәрбияне һәр дәрестә, һәр тәрбия чарасында алып баруның әһәмиятен танып, бу өлкәдә гаиләнең дә тоткан урынын аерып күрсәтәсем килә. Һәр бала динле булып туа, ә ата-анасы аны я мөселман, я яһүд, я христиан динен тотучы итеп тәрбияли. Шуңа күрә гаиләләр белән дә даими эш алып бару зарур.
Алда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, диннәр тарихы дәресләре кешелек җәмгыятендәге әхлакый нигезләрнең әһәмиятле состав өлеше булган халыкара, милләтара татулык һәм төрле дин тотучылар арасында түземлелек, әхлаклылык кыйммәтләре тәрбияләүдә искиткеч зур әһәмияткә ия.